Альфира Муфтахова - "Матур итеп таңнар атты..."
Языйм әле сиңа булган
Уй-хисләремнең берсен.
Минем ни әйтәселәрне
Бәлки үзең белерсең?
Нигә шулай көтмәгәндә
Очрадың син юлымда?
Нигә шулай очрашулар
Кабатланмый тагын да?
Матур шул җәйге кичләр
Кабатлансын иде тагын да.
Тагын шулай матур итеп
Утырасы иде болында.
Нинди генә матур җырлар
Җырланмады ул кичтә!
Йолдызлар да безне күзләп...